Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында махсус операциядә катнашучы хөрмәтенә мемориал ачылды
Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында махсус операция катнашучысы Дмитрий Софронов укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыруга багышланган тантаналы митинг узды. Софронов 2022 елның 6 мартында хәрби бирем вакытында һәлак булган. Көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
Махсус хәрби операциягә киткәндә полковник Дмитрий Софроновка 45 яшь була. Моңа кадәр ул Дагыстанда, Чечняда һәм Сириядә хәрби бурычын үтәгән. Махсус операциядә диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары булып хезмәт иткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Чарада Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев, Яшел Үзән хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Дмитрийның әнисе – Наталья Николаевна, уртанчы энесе Николай катнашты.
Дмитрийның кече энесе Михаил да махсус хәрби операциядә катнаша.
«Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тагын бер тапкыр Дмитрий Павловичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашасым килә. Егетләребез илнең иминлеген саклау өчен барын да эшли. Аларның үрнәгендә без үсеп килүче буынны тәрбияләячәкбез!» – диде Евгений Краснобаев.
Раифа мәктәбендә Дмитрийга «Герой партасы» багышлаганнар, Сириядә интернациональ бурычын үтәгән өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим итүне саклыйлар.
«Югалтулар турында сөйләү һәрвакыт авыр, яшьләр гомере өзелгән чакта сөйләү икеләтә авыр. Бүген мәктәптә мемориаль такта барлыкка киләчәк — янәдән янә кешеләрнең һәлак булуы, ана, кеше кайгысы, шулай ук солдат батырлыгы, Бөек Ватанга бөек хезмәт итү, бурычка тугрылык, хәрби намус турында искә төшереп торачак истәлекле билге», - дип билгеләп үтте алып баручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз