Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чаралар турында сөйләштеләр

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган зур чаралар җәйгә, якынча июль аена тәгаенләнгән. Шул уңайдан, авыл музей-китапханәсендә район башлыгы Афанасьев М.П. җитәкчелегендә татар җәмәгатьчелеге, эшкуарлар һәм авыл активистлары катнашында эшлекле очрашу – түгәрәк өстәл узды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.
Очрашуда юбилейга әзерлек эшләре барышы турында сөйләштеләр. «К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды җитәкчесе Гобәйдуллина А.Н. катнашучыларга Мәгърифәтчеләр паркы проектын тәкъдим итте. Финанс мәсьәләсе уңай хәл ителгән очракта авыл уртасында бик матур һәм бай эчтәлекле парк барлыкка киләчәк. Моннан тыш, җирләр кибү белән, урамга асфальт юл салу башланачак. Шулай ук авылда яңа клуб төзелүенә дә өмет зур.
Бу матур үзгәрешләр җәй уртасына әзер булып, кунакларга зур бәйрәм чарасы – «Каюм Насыйри сабантуе»нда тәкъдим ителер дип көтелә. Очрашуда катнашкан эшмәкәрләр дә үзләренең фикерләрен җиткереп кенә калмыйча, кайбер проектларда катнашырга әзерлекләрен белгертте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз