news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында ир-ат өстенә агач ауган, ул һәлак булган

Яшел Үзән районында ир-ат өстенә агач ауган, ул һәлак булган

Татарстанның Яшел Үзән районында гадәттән тыш хәл булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 64 яшьлек ир-ат өстенә агач ауган. Ул һәлак булган.

Җилнең тизлеге секундына 22 метрга җиткән, нәтиҗәдә узган төндә республикада 20 агач ауган: Казанда – 2 очрак, Яшел Үзән районында – 16, Буа һәм Югары Ослан районнарында – берәр.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә агачлар аву аркасында автомобильгә зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot