news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында балыкчыларга юка бозга чыккан өчен штрафлар турында искәрттеләр

Яшел Үзән районында ашыгыч хезмәтләр Зөя култыгына масштаблы рейд үткәрде, анда, боз бик юка булуга карамастан, беренче балыкчылар күренә башлаган. Боз катламы 5 сантиметр тирәсе генә, бу куркынычсыз минимумнан 7 сантиметрга кимрәк. Ләкин бу кышкы балык тотуны яратучыларны туктатмый. Алар суга төшеп китү куркынычы булуга карамастан, ярдан эчкә кереп балык тота.

Рейдта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Яшел Үзән бүлеге инспекторлары, полиция хезмәткәрләре, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты һәм район башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү бүлеге вәкилләре катнашкан.

Җиде сантиметр калынлыктагы бозга чыгу кешенең гомеренә җитди куркыныч тудыра: кеше секунд эчендә суга төшеп китәргә мөмкин, ди белгечләр. Хокук бозучыларга 1500 сумнан алып ике мең сумга кадәр штраф яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot