Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районында Африка җәене балыгын үрчетәләр
Яшел Үзән районының Карагуҗа җирлегендә балык үрчетү фермасы ачылды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.
«Без бу адымга ун еллап килдек. Эшне башлап җибәрү өчен башка ра йоннарда җирне арендага алып карадык, никтер барып кына чыкмады. Менә шушы урынны ике ел элек сатып алдык һәм бер күрүдә яраттык. Коллегам Камил Әхмәров белән нигез салдык. Маймычларны үзебез чыгарабыз, 6 ай эчендә алар уртача 1,5 - 2 килограммга кадәр үсә. Скважина суын кулланабыз, анда балыклар үзләрен бик яхшы хис итә», – дип сөйләде «Рыбное место» ҖЧҖ җитәкчесе Илдар Сафиуллин.
Предприятиене ачу чарасында район башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты
«Бу төр хезмәт аерым якын килеп, бирелеп эшләүне таләп итә. Тәҗрибәле җитәкче, көчле команда белән бу юнәлеш алга китәчәгенә, балык фермасы үсеше тотрыклы булачагына ышанам. Ә без исә, муниципалитет буларак, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», – диде район башлыгы Михаил Афанасьев фермерларга башлангычларында уңышлар теләп.
«Бу әле башы гына, без монда авыл хуҗалыгы кооперативы булдырдык һәм киләчәктә күп профильле җитештерүне күздә тотабыз. Эксперимент буларак топинамбур утырттык, аны эшкәртәсебез килә. Алга таба планнарга килгәндә, Зур Ключи авылында мәрсин (осетр) балыгы үстерүче кооператив әгъзалары белән хезмәттәшлек итү турында килештек. Балыкларны эшкәртү өчен шунда алып барачакбыз. Суыткыч җайланмалар да каралган һәм беренче кибетебезне дә әлеге җирлектә ачарга телибез. Гомумән, кибетләр челтәрен җәелдереп, Казанда да ачарга исәп бар», – дип планнары белән уртаклашты Илдар Сафиуллин.
Димәк, якын киләчәктә Яшел Үзән районында үстерелгән җәен балыкларын кибеттән алып ашау мөмкинлеге дә булачак. Ә яңа җитештерү предприятиеләре ачылганда авыл халкына эш урыннары булдырыла дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз