news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районына «Иван Купала» бәйрәменә Донецк Республикасыннан ансамбль киләчәк

8 июльдә Яшел Үзән районы Ильинский авылында славян халыкларының республикакүләм «Иван Купала» бәйрәме узачак.

8 июльдә Яшел Үзән районы Ильинский авылында узачак славян халыкларының «Иван Купала» бәйрәменә Донецк Халык Республикасыннан һәм Белоруссиядән фольклор ансамбльләре киләчәк.

«Республикакүләм «Иван Купала» бәйрәме быел тәүге мәртәбә безнең районда - Ильинский авылында узачак. Бәйрәмдә Донецк Халык Республикасыннан һәм Белоруссиядән фольклор ансамбльләре катнашачак», - диде Яшел Үзән районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Бәйрәм 14 сәгатьтә тәкыялар үрү, курчаклар, талисманнар ясау буенча мастер-класслардан башланачак. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат товарлары ярминкәсе дә оештырылачак.

«Урта гасырлар сугышы буенча турнир һәм тимерчелек осталыгы фестивале үткәрергә планлаштырабыз. Урта гасырлар сугышчылары киемнәре, шлемнары белән фотога төшү урыны булачак», - диде Марат Минһаҗев.

Программага шулай ук суга тәкыялар җибәрү, ут театры чыгышы кергән. Чара учак тирәли әйләнү уены белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100