news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелешен туктаттылар

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше 2020 елның уртасында башланды. Әлегә анда эш тукталган. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Әлегә эшләр туктатылды», - диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Ул заводның Hitachi Zosen Inova Швейцария-Япония консорциумы корылмалары нигезендә проектланганын әйтте, әмма санкцияләр аркасында, җиһазлар кайтару мөмкин түгел.

Узган ел ахырында Казан хакимияте Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелешен 2025 елда тәмамларга планлаштыралар, дип белдерде. Ул вакытта проектның 25 процентының гамәлгә ашырылуы турында сүз барган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100