Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында «Алтын көз нигъмәтләре» дип аталган кичә узды
Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы мәдәният йортында «Алтын көз нигъмәтләре» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә.
Чара кысаларында яшелчә, җиләк-җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Көзге муллыкның матурлыгын чагылдырган табыннар күзләрне иркәләде, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.
Чәй табыны артында җылы әңгәмәләр корылды, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында кызыклы табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды. Күңелле аралашу, ихлас елмаюлар һәм күтәренке кәеф бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Борынгылар юкка гына: «Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы», — димәгән. Чыннан да, көз — хезмәт нәтиҗәләрен күрү, мул уңышка сөенү, табигатьнең байлыгына шөкер итү вакыты.
«Алтын көз нигъмәтләре» кичәсе һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, милли гореф-гадәтләребезне сакларга, туган җиребезнең гүзәллеген күрергә һәм тормышның матур мизгелләрен кадерләргә өйрәтә.
«Бәйрәмне оештыруда катнашкан, үзләренең иҗади сәләтләре һәм күңел җылылары белән уртаклашкан һәркемгә зур рәхмәт!» - диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз