news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр мәдәният йортында Халыкара чәй көненә багышланган кичә узды

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр мәдәният йортында Халыкара чәй көненә багышланган «Рухи чәй эчү» диеп исемләнгән кичә узды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.

Алып баручы кунакларны чәй тарихы белән таныштырды, Россиягә ул кайдан һәм кайчан килеп эләгүе, чәй эчү гадәте ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

«Кунаклар чәй турындагы риваятьләрне дә кызыксынып тыңлады. Чәй - бик бай даруханә ул. Бу кыйммәтле эчемлекне яраткан һәр кешенең яраткан исе, тәме һәм әлбәттә, үз рецепты бар. Чара күтәренке рухта традицион татар чәен эчү белән тәмамланды, – дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot