news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр
Фото: https://yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында мәдәният йорты ишек алдында музей хезмәткәрләре белән Нәүрүз бәйрәме булды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Бәйрәм уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Балаларны кайнар чәй белән сыйладык, Зәринә апалары коймак пешерде. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай белән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Балаларга күчтәнәчне «Байлык» кибете хуҗабикәсе Зөлфия Гобайдуллина бирде. Бик зур рәхмәт сиңа Зөлфия, үзеңә меңе белән кайтсын», – дип хәбәр итә Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot