news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Норлат волонтерлар штабы фронтка гуманитар йөкнең ике партиясен җибәрде

Яшел Үзән районы Норлат волонтерлар штабы фронтка «Тимер» батальонына һәм 1234 полкка гуманитар йөкнең ике партиясен җибәрде. Бу хакта «Яшел Үзн» сайтында хәбәр ителә.

Хәрбиләргә 15 плащ, 10 флислы куртка, 10 эчке җылы кием, 11 носилка, 4 антитепловизионный плед, 10 футболка, 2 генератор, 10 пауербанк, 10 ТС кабель, 10 дроннарга каршы сетка, 5 пятиточечник, 2 маскировка челтәре җибәрелде.

Бу партияне тупларга Норлат, Татар Танае, Күгеш, Акъегет, Бакырчы, Мулла Иле авыл җирлекләре халкы булышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot