news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән кичә булды

Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән кичә булды
Фото: https://yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Халык фронты» волонтерлары, хәрбиләрнең аналары һәм тормыш иптәшләре өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән онытылмаслык кичә үткәрде. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Ул «Халык фронты» штабы урнашкан Спорт комплексы бинасында, Норлат волонтерларының эш урынында узды.

Чараны Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров ачып җибәрде. Ул актив волонтерларга, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, Норлат авыл мәдәният йорты коллективы, Норлат районы мәктәп укытучылары, «Нур» волейбол командасы бар иде.

«Разноцветная зебра» яшүсмерләр клубына матур концерт программасы өчен зур рәхмәт!», дип белдерә Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100