news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре хәрбиләргә хатлар юллады

Яшел Үзән районы Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре хәрбиләргә  хатлар юллады
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзән районы Норлат балалар йоры тәрбияләнүчеләре 9 май алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны бәйрәм белән котларга һәм Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм көч күрсәтүче көрәшчеләр белән горурланганны белдерергә кирәк икәнлеген белә. Балалар хәрбиләргә хатлар язды. Алар «Өмет» халык фронты волонтерлык оешмасы аша җибәреләчәк. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Безнең тәрбияләнүчеләр хәрбиләрнең күңелен, сүз белән генә түгел, хатларын рәсемнәр белән бизәп, аннары аларны өчпочмак рәвешендә бөкләп, күтәрергә теләде. Без көрәшчеләребезгә ихлас теләкләр язылган 72 хат юлладык», – диде Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100