news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Норлат авылында урнашкан предприятияләр арасында спартакиада башланды

Яшел Үзән районы Норлат авылында урнашкан предприятияләр арасында спартакиада башланды
Фото: http://yashel-uzan.ru/

Яшел үзән районы Норлат авылында урнашкан предприятияләр арасында спартакиада башланды. Барлыгы 9 команда ярыша. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Спартакиада программасына хоккей, волейбол, чаңгы ярышы, биатлон, бильярд, өстәл теннисы, эстафета, шашка, дартс кергән.

Ярышлар хоккейдан башланды. Әлегә командалар итекле хоккей ярышларында катнаша. Ярышлар май ахырында тәмамланырга тиеш.

Чара сәламәт яшәү тәртибен хуплау һәм киләчәк буыннарны спортка җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot