Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы Норлат авылы волонтерлары үз частена «УАЗ» машинасы, посылкалар җибәрде

Яшел Үзән районы Норлат авылы волонтерлары үз частена «УАЗ» машинасы, посылкалар һәм кирәкле товарлар җибәрде. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Норлат егетләре өч елга якын махсус хәрби операциядә. Ерак түгел, янәшә генә хәрби бурычларын үтиләр кебек, әмма күрешергә, күңелгә ятышлы итеп сөйләшергә мөмкинлек һич чыкмады.
«Ниһаять, бәхетле очрак туры килде – Норлат волонтерлары үз частена «УАЗ» машинасын, посылкалар, кирәкле товарлар җибәрде. Чи, соры блиндажда шундый шатлыклы очрашу, туганнарыннан һәм дусларыннан күчтәнәчләр белән бер чынаяк кайнар чәй! Солдатка шатлык өчен күп кирәкме?! Ә монда күптән көтелгән дустың, якташың белән очрашу! Кадерле егетләребез, кояшлы егетләребез, Рөстәм Фәридович һәм Айрат Азатович!», – дип җиткерде Роза Ягудина.
«Бу соңгы очрашу булмасын! Өйгә исән-сау кайтыгыз, Норлат Сабан туенда очрашырга язсын. Авыр көннәр, яраланулар, госпитальләр ерак үткәндә калсын, күңелләрегездә тынычлык һәм горурлык хисләре булсын!» – диелгән хәбрәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз