Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы Мулла Илендә Авыл көнен үткәрделәр
Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында Авыл көне бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мулла Иле дә – хезмәт сөючән, милләт җанлы кешеләре белән дан тоткан авыл. Биредән профессорлар, академиклар, җитәкчеләр, шагыйрьләр, җырчылар чыккан. Бүген дә авыл үзенең тарихын, гореф-гадәтләрен саклап яши. Тарихи чыганакларга караганда, Мулла Иленең 786 еллык үткәне бар», диелә хәбәрдә.
Бәйрәмне «Җәмигъ» мәчете имамы Эмиль хәзрәт Җиһаншин азан әйтеп ачты, Коръән сүрәләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык теләде. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев тәбрикләп, Мулла Иленең соңгы елларда төзекләнүен, матурлануын, яшьләр өчен уңайлыклар тудырылуын билгеләп үтте.
Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Катнашучылар көянтә белән су ташыды, чаңгыда йөгерде, гер күтәрде, аркан һәм таяк тартты, капчык киеп йөгерде, кашыкка йомырка салып ярышты, чүлмәк ватты, хәтта йон эрләүдә дә көч сынашты.
Мәйданда авылның иң өлкән кешеләре – Госман Хәкимов белән Фирәзә Галиуллина хөрмәтләнде. Шулай ук солдат аналарын һәм яшь әти-әниләрне дә бүләкләделәр.
Бәйрәмнең иң көтеп алынган өлеше – татарча көрәш булды. Келәмгә иң элек малайлар чыкты, аннары үсмерләр һәм яшьләр бил алышты. Үсмерләр арасында – Әмир Шәйхуллин, яшьләр арасында Булат Ганиев батыр калды.
«Авыл көне Мулла Иленең бүген дә көчле рухлы, бердәм булуыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап, үстерергә тырышуыбызны, татар авылларын яшәтергә омтылуыбызны күрсәтте. Татар авылы яши икән, димәк, туган телебез дә яшәячәк», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз