Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы Күгәй авылында сызыклы биюләр дәвам итә
Яшел Үзән районы Күгәй авылы кешеләре сызыклы биюләргә зур кызыксыну белән йөри. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый бию урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим. Ул хәрәкәтне, координацияне яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта, буыннарны эшләтә, организмны тонус халәтендә тотарга булыша. Шуңа күрә авылның өлкән буын вәкилләре бу дәресләргә бик теләп йөри.
Бу юлы чарадан балалар да читтә калмады. Алар да бик теләп сызыклы биюгә кушылды, өлкәннәр белән бергә рәхәтләнеп биеделәр. Бу исә төрле буын вәкилләрен берләштергән матур очрашуга әверелде. Балаларның йөзләрендәге шатлык, күзләрендәге ялкын, аларның спортка, хәрәкәткә, сәламәт яшәү рәвешенә булган мәхәббәтен күрсәтте.
«Хәрәкәттә бәрәкәт, тәнгә керә көч һәм дәрт», – дигән сүзләр нәкъ менә мондый очрашуларга туры килә дә инде. Сызыклы бию дәресләре кешеләргә физик активлык кына түгел, , яңа дуслар табарга булыша, күтәренке кәеф бүләк итә. Һәр хәрәкәт тәнгә көч өсти, күңелгә шатлык алып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз