news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Күгәй авылында 1 сыйныфка укырга кергән балаларга бүләк тапшырганнар

Яшел Үзән районы Күгәй авылында 1 сыйныфка укырга кергән балаларга бүләк тапшырганнар
Фото: http://yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районы Күгәй авылында беренче сыйныфка укырга кергән балаларга бүләкләр тапшырганнар. Күгәй мәктәбенә быел беренче сыйныфка ике бала укырга керде. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Депутатыбыз Айдар Кашапов мәктәпкә баручы ике кызыбызга букча һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк итте. Без чын күңелебездән аңа рәхмәтле. Балаларыбыз исән-сау булып, уңышлы укысыннар. Яхшы билгеләр генә алсыннар, әти-әниләрен сөендереп кенә торсыннар», - дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot