Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында яңа мәдәният йорты ачылды
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Яңа бинаны ачу тантанасы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган көненә багышланган. Бу хакта район советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чарада Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов, «Каюм Насыйриның Ватанын торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина, район музей берләшмәсе җитәкчесе Резеда Данилова һәм башка чакырылган кунаклар катнашкан.

Кунаклар Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр салган, җирле осталар күргәзмәсен караган, музей-китапханә экспозициясендә экскурсиядә булган.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз