Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсе янындагы басуда җир убылган
Чокырның диаметры якынча 25 метр, ә тирәнлеге кимендә 10 метр.
Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсе янындагы уҗым басуында җир убылып, тирән чокыр барлыкка килгән. «Татар-информ» хәбәрчеләре басу уртасындагы чокырны барып күрде.
«1 Май бәйрәме алдыннан «Вконтакте» социаль челтәрендә безнең бистә янында җир убылган видео таралды. Аны кем элгәне билгеле түгел. Мин кичекмәстән убылган урынны барып карадым да, җир хуҗасына хәбәр иттем. Шуннан соң чокырны лента белән әйләндереп алдылар», - диде Карамалы Тау бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Гыйниятов.
Чокырның диаметры якынча 25 метр, ә тирәнлеге кимендә 10 метр. Әлегә аны беркем үлчәмәгән. Чокыр әйләнәсендә яңадан берничә метр җир ярылып, бераз иңгән. Убылган урынның киңәеп китү ихтималы бар.
«Якын-тирәдә күптәнге унбер карст чокыры бар иде инде. Ялгышмасам, аларның алтысы сулы, бишесе – коры. Соңгы илле елда биредә җир убылганын беркем искә төшерә алмый. Карст күленең соңгысы 1960нчы елларда хасил булган дип фаразлыйлар, ләкин мин төгәл вакытын әйтә алмыйм», - диде Айрат Гыйниятов.
Айрат Гыйниятов сүзләренчә, басу уртасындагы чокыр җир астындагы токымнарның су белән юылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Чокыр җир асты сулары белән тулган очракта, биредә яңа күл ясалачак. Тагын кайсы урында җир юыла баруын, кайчан анда бушлык хасил булып, җимереләчәген күз карашы белән генә фаразлап булмый.
Басу янында Идел елгасы ага. Суның каршы як ярында Яшел Үзән шәһәре күренеп тора. Узган көздә басуга уҗым культурасы чәчелгән. Ашлык тишелеп чыккан. Димәк, биредә авыл хуҗалыгы техникасының җир астына төшеп китү куркынычы да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз