news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» конкурсында абсолют җиңүче дип танылды

Менделеевскида «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» конкурсына йомгак ясалды. 45 муниципаль берәмлекнең лидеры Яшел Үзән районы командасы булды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Жюри кулыннан бүләкне Татарстан Эшмәкрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Яшел Үзән районы буенча җәмәгать вәкиле, «Синяя птица» мәгариф үзәге җитәкчесе Альбина Динмөхәммәтова алды.

Жюри Яшел Үзән эшмәкәрләре эшен югары бәяләде, инновацион якын килүне, актив социаль сәясәтне һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашуны билгеләп үтте.

Яшел Үзән районында кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты саны - 5411, үзмәшгульләр - 11 341 кеше. 2023 елда район эшмәкәрләр өчен бизнес булдыруга юнәлдерелгән 20гә якын чара үткәрелде. Эшмәкәрләргә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге ярдәм итә һәм бизнес-консультацияләр бирә. Районда эшмәкәрләр советы рәисе Рузилә Тимергалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot