Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы башлыгы һәм прокурор социаль приютта тәрбияләнүчеләр белән аралашты
Раштуа бәйрәме алдыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм прокурор Дмитрий Ерпелев «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
«Бүгенге көндә приют тулы һәм барлык балалар уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителгән. Әмма балаларга һәрвакыт җылылык һәм игътибар җитми, шуңа күрә мин нәкъ менә Раштуа бәйрәме алдыннан аларга игътибарыбызны күрсәтергә, бүләкләр белән сөендерергә кирәк дигән карар кабул иттем», – диде шәһәр мэры.
Шәһәр җитәкчелеге һәм прокурор барлык торак бүлмәләрдә булды, ашханә һәм башка биналарның торышын карады.
«Безнең тәрбияләнүчеләр һәм коллектив исеменнән Михаил Павлович һәм Дмитрий Николаевичка матур бәйрәм һәм балаларыбызга бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җәмгыять һәм өлкәннәрдән ярдәмгә мохтаҗ булганнарга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт», — диде приют директоры Нина Павлова.
«Алар да безнең сабыйлар, чит балалар булмый!» – диде район башлыгы.
Балалар кунаклар өчен кечкенә концерт әзерләгән иде, рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер җырлады. Бәйрәм Яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз