news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде
"Яшел Үзән"

Шушы көннәрдә Татарстан сәламәтлек сак­лау министры урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Яшел Үзәннең район үзәк хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул – Рамил Рафиз улы Мөхәммәтдинов.

Моңа кадәр баш табиб вазифаларын вакытлыча Эльмир Гатин башкарган иде. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистры Марсель Миңнуллин боерыгы белән сездә яңа җитәкчене билгелибез. Эш юнәлешләре билгеле, проблемалар да юк түгел. Аларны бергәләп чишәргә тырышачакбыз. Без Яшел Үзән район сәламәтлек сак­лау системасының көчле булуын телибез», – диде Владимир Жаворонков.

Рамил Мөхәммәтдинов 1998 елга кадәр Казанның 13нче шәһәр хастаханәсендә эшли. 1999-2005 елларда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-хирургы.

2005-2020 елларда – Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары, 2020-2021 елларда «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазифаларын башкара. 2021 елдан Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100