news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табибына мактаулы исем бирелде

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табибына мактаулы исем бирелде
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Бүген Яшел үзән хастаханәсе балалар хирургия бүлеге мөдире Николай Павлович Синчуговка күкрәк билгесе һәм тиешле таныклык тапшырылды. Ул бөтен район балаларына планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә һәм төрле катлаулылыктагы хирургик операцияләрне уңышлы үткәрә. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Николай Павлович үзенең медицина юлын 1992 елда медбрат буларак башлый. Казан медицина институтын тәмамлап, балалар хирургиясе буенча ординатура узганнан соң, 1998 елдан бирле безнең хастаханәдә алмашсыз бүлек мөдире булып эшли.

Кечкенә пациентлар докторны ярата, ә аларның әти-әниләре аңа чиксез ышана. Аның профессиональлеге, катлаулы хәлләрдә тиз ориентлаша белүе, ярдәмгә килергә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзерлеге өчен Николай Павловичны хезмәттәшләре хөрмәт итә.

«Без чын күңелдән табибны аның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтенә лаеклы бәя бирүе белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм алга таба уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot