news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән мэры татар театрын торгызу планы турында белдерде

Яшел Үзән мэры татар театрын торгызу планы турында белдерде

Татарстанның Яшел Үзән районында татар театрын торгызырга мөмкиннәр. Бу планнар турында шәһәр мэры Михаил Афанасьев телеграм-каналында Яшел Үзән районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова белән очрашудан соң белдерде.

«Безне уртак идея – татар мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклау берләштерә. Яшел Үзәндә татар театрын торгызу мөмкинлеге турында фикер алыштык. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, 50нче елларда «Ватан» мәдәният йортында, хәзерге музыкаль театрда, татар драма түгәрәге ачылган. Анда төрле һөнәр ияләре катнашкан, әмма аларның барысын да туган телгә һәм Татарстан мәдәниятенә мәхәббәт берләштергән. 70нче елларда коллектив халык театры булып җитешә, ләкин, кызганычка, таркала. Татар театрының яңадан торгызылуы шәһәрнең мәдәни тормышын үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк», – дип билгеләп үтте Афанасьев.

«Татар-информ»га муниципалитетының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, мәйданчык буларак Мирный микрорайонындагы Мәдәни үсеш үзәге карала.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа мәдәни үсеш үзәге 2022 елның җәендә ачылды.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100