news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән мэры сайлау комиссиясе әгъзасын юбилее белән котлады

Яшел Үзән мэры сайлау комиссиясе әгъзасын юбилее белән котлады
Фото: https://t.me/zel_official

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Россия Президентын сайлауларда музыкаль театрда урнашкан 1500нче участокта тавыш бирде. Бу хакта шәһәр хакимияте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Аннары Афанасьев 60 яшен тутырган сайлау комиссиясе әгъзасы Светлана Ямщикованы котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шулай ук участокта булган барлык хатын-кызларга да розалар бүләк итте.

Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.

3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100