news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән мэры Донецкидагы бистәне азат иткән танк командиры белән очрашты

Яшел Үзән мэры Донецкидагы бистәне азат иткән танк командиры белән очрашты
Фото: ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан гвардия полковнигы, бишенче аерым гвардия танк бригадасы командиры, Яшел Үзән егете Семен Николаев белән очрашты.

Аның бригадасы Донецк Халык Республикасының Урожайное бистәсен азат итүдә катнашкан. Очрашуда катнашучылар алгы сызыктагы көнкүреш һәм бүгенге көндә хәрбиләргә кирәкле ярдәм турында сөйләште.

Алгы сызыктагы хәрбиләргә волонтерлар зур ярдәм күрсәтә. Иң яхшы мисалларның берсе – «Zа победу Татарстан» төркеме активисты Кристина Кореницына. Ул гуманитар йөкләр җыюда ярдәм итә һәм аларны махсус операция зонасына илтүдә шәхсән үзе катнаша. Аның ире (Беркут позывнойлы) алгы сызыкта.

«Кристина даими рәвештә алгы сызыкка йөри, гуманитар йөкләрне җыю һәм җибәрүдә ярдәм күрсәтә. Ул 2023 елдан волонтер. Кристина ире белән бик горурлана, шуңа күрә читтә калмаска булды. Очрашуда алар алга таба гуманитар ярдәм җибәрүләр буенча планнар билгеләде, уртак эшне дәвам итәргә җыеналар», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га хакимияттә.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot