news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән кызы Төркиядә «Мисс Евразия 2022» матурлык бәйгесендә җиңде

Яшел Үзәндә яшәүче Залинә Зиннәтуллина «Мисс Евразия 2022» дип аталган халыкара матурлык бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ул «Мисс Туризм Евразия» титулын алды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына районның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сәфәрне оештыруда Татарстанның Яшел Үзән районы администрациясе ярдәм күрсәткән.

Халыкара ярыш Истанбулда ун көн дәвамында узган. Титул өчен бөтен дөньядан җыелган 23 кыз көч сынашкан. Конкурс кысаларында фотосессияләр, милли киемнәр киенеп чыгулар, маскарадлар һәм иҗади номерлар күрсәтү булган.

Бәйге ахырында бүләкләү тантанасы булган, анда төп приз буларак җиңүче таҗы тапшырылган. «Мисс Евразия 2022» титулын һәм трофейны Башкортстаннан килгән Нурсилә Фәхретдинова яулаган. Ул тумышы белән Баймак районының Таулыкай авылыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100