Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән кораблары проектларын «Армия-2024» хәрби-сәнәгать форумында тәкъдим иттеләр
Яшел Үзән кораблары проектларын «Армия-2024» хәрби-сәнәгать форумында тәкъдим иттеләр. Форум Мәскәү астындагы «Патриот» паркында старт алды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
Гадәттәгечә стендта үзенең макетларын «Ак Барс» судно төзү корпорациясе тәкъдим итте. «Сарсар» кече ракета корабының идарә ителә торган ракета коралы саны 2 тапкырга арткан һәм ПВОсы шактый көчәйтелгән.
21635 проектлы корабль оборона, дәүләтнең махсус икътисади зонасы, территориаль суларны һәм диңгез коммуникацияләрен саклау өчен билгеләнгән.
Тагын бер экспонат – су өсте, су асты һәм һава дошманына каршы мөстәкыйль рәвештә һәм төркем составында көрәшү, мина киртәләре кую, диңгез дәүләт чикләрен, икътисади зоналарны саклау, патрульләү, конвойларны озата бару һәм саклау өчен билгеләнгән 22160 проектының күпмаксатлы корабы.
Модернизацияләнгән версия «Ресурс» күп каналлы зенит-ракета комплексы белән тулыландырылган. Әлеге проект нигезендә Корабльләр Россия Хәрби-диңгез флоты ихтыяҗлары өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖендә төзелә.
Хәрби-диңгез флоты өчен зур серия буларак шулай ук «Каракурт» кече ракета корабы төзелә, аның төп бурычы – дошманның яр буе зонасындагы кискен мөһим объектларын, хәрби корабларын юк итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз