news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән кешесе үз акчасына Булатка елгасы аша күперне ремонтлап тора

Яшел Үзән кешесе үз акчасына Булатка елгасы аша күперне ремонтлап тора
Фото: http://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзәннең Норлат авылында Фәрит Зыятдинов үз акчасына Булатка елгасы аша күпернең җәяүлеләр йөри торган өлешен ремонтлап тора. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Исламда шәхси затлар тарафыннан социаль инфраструктураны үстерүгә тотылган акча «сәдака - джария» - хәйрия дип санала.

Әлеге күпер узган гасырның 80нче елларында файдалануга тапшырылган. Фәрит Зыятдинов күп еллар бу күперне ремонтлауга шәхси акчаларын кертә.

Авыл җирлеге һәм халык Фәрит Ярхәмовичка изге айда авылны төзекләндерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot