news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән кешесе, полковник Семен Николаев Россия Герое исеменә лаек булды

Яшел Үзән кешесе, полковник Семен Николаев Россия Герое исеменә лаек булды
Фото: t.me/mihailafanasev

36нчы армия командующие урынбасары һәм 5нче аерым гвардия танк бригадасының элеккеге командиры, полковник Семен Николаев Яшел Үзәннән Россия Федерациясе Герое исемен алган беренче кеше булды. Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, офицер «Көньяк Донецк юнәлешендә, шул исәптән Великая Новоселканы да кертеп, кайбер авылларны азат итәргә булышкан нәтиҗәле гамәлләре өчен әлеге югары исемгә лаек булды».

«Махсус хәрби операция зонасына шушы көннәрдәге сәфәр барышында без Семен белән очраштык, аралаштык, алдагы планнары турында фикер алыштык. Ул - Яшел Үзәннән Россия Герое исеменә лаек булган беренче кеше һәм якташлары аның белән горурлана!» - дип өстәде Афанасьев.

Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул (яз башына булган мәгълүматлар – Т-и иск.).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100