news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән егете БРИКС уеннарында Россиянең яңа рекордын куйды

Яшел Үзән егете Зөлфәт Гәрәев БРИКС уеннарында Россиянең яңа рекордын куйды. Ул 2024 елның гыйнварында билгеләнгән рекордны ике килограммга узып китте. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Авыр атлетика буенча ярышларда 73 кг га кадәр авырлык категориясендә ул беренче урынны яулап кына калмады, ә 156 кг авырлыктагы штанга күтәреп 180 кг этеп, Россиянең яңа рекордын да куйды. Аның гомуми нәтиҗәсе 336 кг тәшкил иткән.

«Безнең шәһәрдән уенга бик күп җанатарлар барды, алар арасында ушу буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Артём Белов та бар иде. Ватандашларыбыз ярышларны оештыру һәм уздыру дәрәҗәсенә сокланды. Уеннарны ачу тантанасында безнең команда үзенең күрсәтмә чыгышы белән таң калдырды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100