Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты
Татарстанның Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Әлеге карар депутатлар тарафыннан район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә кабул ителде.
«Ильяс Рәсим улына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтәсем килә, ул көчле җитәкче буларак, Яшел Үзән районы өчен күп эшләр башкарды, аның вакытында күп кенә өлкәләрдә уңай динамика күзәтелде», - диде район башлыгы Михаил Афанасьев.
Депутатлар алдында ясаган чыгышында, Ильяс Ганиев федераль структурада башка вазифа (төзелеш тармагы белән бәйле) башкарачагы турында әйтте.
«Яшел Үзән минем туган шәһәремә әверелде. Зур һәм көчле командада эшләп, мин зур тәҗрибә тупладым, үз тормышымда мөһим этапны уздым», - диде Ганиев.
Ильяс Ганиев район Башкарма комитетын 2020 елның октябреннән җитәкләде. Матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, аның бу вазифадан китүе Мәскәүгә күченүе белән бәйле. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз