news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән бала тудыру йортында Башкортстаннан күчеп килгән табиб эшли башлаган

Яшел Үзән бала тудыру йортында Башкортстаннан күчеп килгән табиб эшли башлаган
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтеннән

Яшел Үзән бала тудыру йортында яңа табиб Лилия Фаязова эшли башлады. Ул яз ахырында Башкортстаннан күченеп килгән. Бу хакта «Яшел Үзән» Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Табибның оныгы, хирургның һәм шәфкать туташының туганы Лилия Эльмировна балачактан ук ак халат кигән һөнәр ияләре турында хыяллана. Әле аның бертуган абыйсы - анестезиолог, ә сеңлесе – педиатр.

Максатлы юнәлеш буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлагач, Лилия Эльмировна туган районына кайта һәм 13 ел хастаханәдә эшли. Бала тудыру йорты ябылганнан соң, акушер-гинеколог баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары була.

«Бер мизгелдә мин шуны аңладым: административ эш минем өчен түгел. Шул вакытта абыйның хатыны, ул да Яшел Үзәндә акушер-гинеколог булып эшли, үзәк район хастаханәсендә вакансия барлыгын җиткерде. Һәм мин тәвәкәлләп бирегә килдем», - дип сөйли табиб.

Бала тудыру йорты белән танышу яхшы үтә. Коллектив та, җиһазлар да, шартлар да – аңа барысы да ошый. Шуңа күрә, 500 чакрым юл үтеп, ул Яшел Үзәнгә күченә һәм хәзер үзәк район хастаханәсенең дус коллективының бер өлеше булып тора. Аның ярдәме белән соңгы сменаларының берсендә җиде бала дөньяга килә.

Арыган, әмма шат күңелле табиб: «Туу – могҗиза, һәм мин моңа ярдәм итүем белән бәхетле!» - ди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100