Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яшел квартал»: Казанда ислам инфраструктурасы объектлары бердәм үзәге төзелергә мөмкин
Казанда Җәмигъ мәчетен һәм ислам финанслары үзәген бер районда берләштерергә ниятлиләр.
Шәһәрдә «Яшел квартал» – мәдәният һәм ислам финанслары объектлары комплексы барлыкка килергә мөмкин. Аның составына Көнчыгыш үзәге, Җәмигъ мәчете, шәһәр чаралары һәм ярминкәләр уздыру өчен җәмәгать киңлекләре керәчәк. Проектның идеясен кем тәкъдим иткән, комплексның үзенчәлекләре һәм функцияләре нинди булачак – «Татар-информ» материалында.
Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында күпер
Проект концепциясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдим иткән. Яңа локациядә биш бина төзергә тәкъдим ителә: «Россия – ислам дөньясы» Көнчыгыш үзәге, А+ класслы бизнес-үзәк, Җәмигъ мәчете, Хәләл индустриясе үзәге һәм Татарстанның интерактив музее. Кварталда шулай ук җәмәгать киңлекләре, ярминкәләр мәйданчыгы һәм гаиләгә багышланган һәйкәл булырга тиеш.
Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, проект әлегә расланмаган. Комплекс Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади күпер булырга мөмкин, диде ул.
«Бу әлегә әзер проект түгел, ә идея генә. «Яшел квартал» күпфункцияле комплексын төзү Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында күпер салырга, ислам капиталы өчен Россия базарына керү һәм Россия компанияләре өчен дөнья базарларына чыгу юлы булырга мөмкин», – дип аңлатты Миңнуллина.
Талия Миңнуллина: «Яшел квартал» күпфункцияле комплексы ислам капиталы өчен Россия базарына керү һәм Россия компанияләре өчен дөнья базарларына чыгу юлы булырга мөмкин»
Фото: © «Татар-информ»
Ни өчен «яшел»?
«Яшел квартал» атамасының берничә мәгънәсе бар. Беренчедән, исламда яшел изге төс санала. Икенчедән, проектны «яшел икътисад» стандартлары буенча тормышка ашырырга ниятлиләр. Өченчедән, «яшел» төшенчәсе бизнеста да экологик мәгънәгә ия.

Көнчыгыш үзәге
Кварталның төп үзәгенең мәйданы 45 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, дип көтелә. Үзәк көненә 3 мең кешене кабул итә алачак.
Көнчыгыш Үзәге чит ил инвесторларына Россия базарына чыкканда кирәкле лицензияләр һәм документлар алырга ярдәм итәчәк. Үзәкнең функцияләре арасында – җир участокларын һәм күчемсез милек объектларын сайлаганда һәм рәсмиләштергәндә, коммуналь инфраструктурага тоташканда ярдәм күрсәтү.

Бурычларның аерым блогы җитәкчеләр командасын формалаштыру белән бәйле. Үзәк Россия белгечләрен сайлап алырга, локаль командалар төзергә, шулай ук топ-менеджерларга һәм аларның гаиләләренә Россиягә күченергә ярдәм итәчәк.

Инвесторлар һәм фондлар өчен югары класслы бизнес-үзәк
Ислам финанслары хабын А+ класслы инновацион үзәктә урнаштырырга тәкъдим ителә. Аның мәйданы 35 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Үзәк көненә 5 мең кешене кабул итә алачак. Биредә халыкара инвесторлар һәм фондлар офислары урын алачак, ислам банкингы хезмәтләре күрсәтеләчәк. Үзәк Җиддә, Куала-Лумпур һәм Дубайдагы үзәкләр кебек танылган финанс хабларының берсе була алачак.

Җәмигъ мәчете
Талия Миңнуллина фикеренчә, Җәмигъ мәчетен «Яшел квартал»га кертү Татарстанның халыкара имиджын ныгытачак.
Агентлыкта мәчетне заманча геометрия, «акыллы» пыяла һәм экологик материаллар кулланып төзергә тәкъдим итәләр. Бинада намаз бүлмәләре, никах залы, тәһарәт алу зоналары булырга тиеш.
Мәчетнең мәйданы 25 мең квадрат метр булырга мөмкин. Бинага бәйрәм көннәрендә 40 меңгә кадәр мөселман килә алачак.
Мәчетнең дизайнында Идел буе Болгары формалары, ак таш һәм татар милли бизәкләре кулланылачак.

Хәләл индустрия үзәге
Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы комплекс составында Хәләл индустрия үзәге төзергә тәкъдим итә. Үзәк Көнчыгыш Европадагы иң зур хәләл мәйданчыкларның берсе булырга тиеш. Биредә modest fashion бутиклар, зур хәләл-супермаркетлар, фудкортлар һәм балалар мәйданчыклары урын алачак.
Үзәкнең мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итәчәк һәм көн саен 15-20 мең кешене кабул итәчәк.

Татарстанның интерактив музее
«Яшел квартал»ның концепциясендә шулай ук заманча музей комплексы планлаштырыла. Биредә интерактив форматлар ярдәмендә татар халкы тарихы, Идел буенда ислам үсеше һәм «яшел» технологияләр турында сөйләячәкләр. Комплексның мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Музей көн саен 4-6 мең кешене кабул итә алачак.

Җәмәгать киңлекләре
Кварталда Гаилә һәйкәле урнашкан ял аллеясе һәм ачык һавада чаралар үткәрү өчен атриум форматындагы җәмәгать киңлеге оештырырга тәкъдим ителә. Биредә шәһәр бәйрәмнәре, фермер ярминкәләре һәм масштаблы мәдәни чаралар үткәрелә алачак.
Проектта амфитеатр, сезонлы күргәзмәләр өчен павильоннар, фонтаннар һәм хәләл-ярминкәләр зоналары планлаштырыла. Мәйданчык заманча форматлар ярдәмендә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй рухын һәм Казан кунакчыллыгын чагылдырачак.

Комплексның төгәл урыны әлегә билгеләнмәгән
Проектны тормышка ашыру өч төп нәтиҗәгә китерергә тиеш. Беренчедән, Казанда ислам банкингы хабы барлыкка киләчәк. Бу бизнеска һәм кешеләргә альтернатив инструментлардан файдалану мөмкинлеге бирәчәк һәм ислам илләреннән партнерларны җәлеп итәчәк.
Икенчедән, «Яшел квартал» Татарстанның ислам дөньясы белән эшләү буенча илкүләм компетенцияләр үзәге буларак статусын ныгытачак.
Өченчедән, проект ислам финанслары өлкәсендә белгечләр әзерләү базасы булырга мөмкин.
Әлегә инициатива идея этабында гына. Финанслау чыганаклары билгеләнмәгән.
«Һәр объектны төзү өчен уртача 3-5 млрд сум таләп ителәчәк», - диде Талия Миңнуллина.
Квартал урнашачак урын проектны ТР Киңлекне планлаштыру институты белән килештергәннән соң гына билгеле булачак.
Рендерларны Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдим итте.
Динара Прокопьева, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз