Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентның аскы палатасына карау өчен яшәү урыны буенча мәҗбүри прописканы гамәлдән чыгару турындагы закон проектын кертте. Дәүләт Думасы сайтында бастырылган документ нигезендә, булу урыны һәм яшәү урыны буенча теркәлү ирекле булырга тиеш.
«Россия Федерациясе чикләрендә булу урыны һәм яшәү урыны буенча ирекле теркәлү тәртибен билгеләү тәкъдим ителә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Хәзер гражданнар теркәлергә тиеш, ә теркәлмичә яшәгән өчен административ җаваплылык каралган. Закон проектында бу бурычны хокукка алмаштырырга тәкъдим ителә, бу торак арендалаучылар яки еш кына яшәү урынын алыштыручылар өчен бюрократик каршылыкларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Документта билгеләп үтелгәнчә, мәҗбүри теркәү инде гражданнарның күченүе турында тулы күзаллау бирми һәм гамәлдә ил халкы өчен өстәмә кыенлыклар тудыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз