news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ясалма фәһем» онлайн курсында нейрочелтәрләр белән эшләү күнекмәләрен өйрәтәләр

«Ясалма фәһем» онлайн курсында нейрочелтәрләр белән эшләү күнекмәләрен өйрәтәләр

Гыйнварда «Ачык университет» белем бирү проекты ясалма фәһем (искусственный интеллект) буенча яңа онлайн курс башлады. Курста ясалма фәһемнең төп концептлары, ChatGPT, DALL-E, Leonardo AI һәм башка нейрочелтәрләр белән эшләүнең гамәли күнекмәләре, аларны тормышта куллану үрнәкләре өйрәтелә.

Курсны үтәр өчен сылтама аша теркәлергә кирәк. Теркәлү хәзер дә мөмкин.

Әлеге курсның оештыручыларының берсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ» хәбәрчесен укуларның алты атналык программасы белән таныштырды.

«Беренче дәрес – ясалма фәһем белән танышу, икенче дәрес ChatGPTга багышланган, өченче дәрес – рәсем, дүртенчесе – видео, бишенчесе – тавыш белән эшләү, соңгы дәрес – бөтенесен үз эченә ала торган, берничә нейрочелтәрне кулланып, ниндидер бер проект эшләү дәресе. Аннары бу бөтен материал «Ачык университет» сайтына курс буларак куелачак», - дип аңлатты ул.

«Ясалма фәһем» курсының спикеры – Сәйдәш Мифтахов. «Ул ясалма фәһем өлкәсендә, Data since өлкәсендә зур белгеч, үзе Яндекста эшли», – диде аның турында Райнур Хәсәнов.

Уку бушлай, онлайн дәресләр атнага бер, пәнҗешәмбе көнне сәгать җидедә уза. Дәресләрдән соң аларның видеоязмалары да җибәрелә, шуңа күрә дәресне онлайн карый алмаучылар, башка көнне дә кереп карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100