news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ясалма фәһем буенча әзерләнүче яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итү ниятләнә

Ясалма фәһем турында бүлеге булган яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышында билгеле булды.

Яңа дәреслекне булдыру өстендә эшләячәк вәкилләр составында Иннополис университеты ректоры Александр Гасников та бар.

Татарстан парламенты депутаты Лилия Маврина мәктәпләрдә укыту программасына кертеләчәк дәреслек буенча фикерен әйтте. «Ясалма фәһем буенча дәреслекне татар теленә тәрҗемә итүне карарга кирәк», – диде ул.

Утырышта катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин аның сүзе белән килеште. «Әйе, шулай эшләрбез. Александр Владимирович (Гасников) әле ул дәреслекне төзү эшен тәмамламады», – диде.

Рамил Хәйруллин, шулай ук, республикада мәгариф үсеше турында доклады белән чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot