news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәк телендә клибын күрсәтте

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәк телендә клибын күрсәтте
Фото: клиптан скриншот

Татар җырчысы һәм Ovoz музыкаль шоу (Россиядәге «Голос» телевизион тапшыруының үзбәк варианты) ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың Unutma meni («Онытма мине») җырына клибы чыккан. Композиция үзбәк телендә язылган. You Tube видеохостингында чыккан видео 24 сәгать эчендә 15 мең карау җыйган.

«Кадерлеләрем, мин үзбәк телендә мәхәббәт турында «Unutma meni» (Кумуш Раззокова) дигән искиткеч һәм күңелгә үтеп керерлек җырның чыгуын бик көттем. Кыска вакыт эчендә без хәтта клип та төшердек», – дип язган җырчы үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә. Ул шулай ук тиздән «яхшы хәбәр» булачагын вәгъдә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot