news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов: Сыйныфташларым Хәйдәр Бигичевны белми – алар иҗат юлында түгел

Яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов: Сыйныфташларым Хәйдәр Бигичевны белми – алар иҗат юлында түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Узган атнада Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештырды. Чарада «Апуш» балалар театр студиясе дә катнашты. Төп рольләрнең берсен башкаручы, шулай ук республика һәм ил күләмендә оештырылган күп конкурсларның гран-при иясе, яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов тә җырчы турында фикерләре белән бүлеште.

«Хәйдәр Бигичевта булган тавыш мөмкинлекләре опера өлкәсендә бер генә татар җырчысында да юк. Башкалар «Отелло» операсын елга 1-2 тапкыр башкарсалар, ә ул аена берничә тапкыр башкарган», – ди ул.

Аның сүзләренчә, иҗаттан ерак булган яшьләр Хәйдәр Бигичевны белми. «Минем сыйныфташларым иҗади юлда түгел, шуңа күрә алар аны белмиләр. Ләкин «Апуш» балалар студиясенә йөрүчеләр аны белделәр, ә белгәннәре тагын да күбрәк аның иҗаты белән кызыксына башладылар», – дип искәртте Рөстәм.

Концертның азагында ул Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Менәргә иде Урал тауларына» җырын да башкарды.

  • «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты турында тулы репортажны «Интертат» сайтында укырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot