news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь җырчы Рөстәм Егоров: Киләчәктә зур сәхнәдә татар сәнгатен үстерергә телим

Яшь җырчы Рөстәм Егоров: Киләчәктә зур сәхнәдә татар сәнгатен үстерергә телим
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь җырчы Рөстәм Егоров концерты булды. Кичәдә татар халык җырлары, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Рафаэль Бакиров көйләренә язылган әсәрләр яңгырады.

Рөстәм Егоров тумышы белән Ижевскидан, киләчәктә ул Казанда калырга теләвен әйтте. «Көллияттә укыганда туган якны сагыну хисе артканнан-артты, чөнки Казанда туганнарымнан беркем дә юк иде, миңа күңелсез булды. Ләкин тора-бара башкалага ияләштем, дусларым барлыкка килде. Хәзер инде Казанда калырга, карьерамны биредә төзергә, татар сәнгатен үстерергә, халкыбызга хезмәт итәргә телим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фотоны «Татар-информ»га Гүзәл Төхвәтова бирде

Бүгенге көндә ул Казан дәүләт мәдәният институтында икенче курста Винера Ганиева классында укый. «Винера Әхәтовна миңа вокал дәресләрендә файдалы киңәшләр бирә: җырның мәгънәсен тамашачыга ничек җиткерергә, кайсы җырны башкарырга ярый яки ярамый һ.б. мәсьәләләрне аңлата. Киләчәктә зур сәхнәгә менеп, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек үз урынымны алып, халык җырларын, ретро җырларны яңартып, тамашачыларга яңгыратырга телим», - диде Рөстәм Егоров.

«Җырларны сүзнең мәгънәсенә карап сайлыйм. Дуслык, мәхәббәт турында җырлар башкарырга яратам. Габдулла Тукай әдәби музеенда үткән кичәнең үзенчәлеге шунда – мин барлык җырларны да тере тавышка башкарам», - дип аңлатты җырчы. Ул 26 февральдә Татар китабы йортында чыгыш ясаячагын әйтте.

Фотоны «Татар-информ»га Гүзәл Төхвәтова бирде

Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Рөстәм Егоровны талантлы, моңлы җырчы дип атады. «Рөстәм Удмуртия якларыннан, Ижевск шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан әбисе Әгерҗе районыннан. Беренче алкышларны Рөстәм бик иртә кабул итә: алар өендә җыр-моң бер дә туктап тормый», - дип сөйләде ул.

Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Раушания Җиһангирова

Фотоны «Татар-информ»га Гүзәл Төхвәтова бирде

Концертта баянда халыкара фестивальләр лауреаты Айбулат Харисов, фортепианода Салих Сәйдәшев музее өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100