news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь җырчы Кадрия Исламова Кол Галигә багышланган җыр яздырган

«Максатым - яшьләрдә җырлар аша татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, тарихны, гореф-гадәтләрне саклау. Шөкер, андый мөмкинлек туды», - диде ул.

Яшь җырчы Кадрия Исламова Кол Галигә багышланган җыр яздырган
Кадрия Исламова

Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова «Кол Галигә» дигән җыр яздырган. Кадрия Исламова - иҗтимагый эшләрдә, Казанда уза торган татар яшьләре форумнарында актив катнашучы.

«Татар рухлы җыр яздыру теләгем күптәннән бар иде. Бик күп шигырьләр укыдым, эзләндем. Һәм, ниһаять, шигырьнең эчтәлегендә татар халкының данлыклы, шул ук вакытта ачы язмышлы тарихы да, киләчәккә өмет уятырдай сүзләр дә булган Шәүкәт Галиевның «Кол Галигә» дигән шигырен сайлап алдым», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аннан соң Кадрия Исламова композитор Риваль Хисмәтуллинга мөрәҗәгать иткән. «Аңа нинди җыр яздырасы килгәнемне әйттем. Шулай итеп, җыр туды. Бу җыр бик күпләргә ошады. Таныш булмаган кешеләр дә социаль челтәрләрдә комментарийлар яза, хәтта тыңлагач, елаганнарын да хәбәр итүчеләр булды», - дип сөйләде ул.

«Ата-бабаларыбызның рух көче безнең киләчәкне яктырта, яшәргә дәрт өсти, илһамландыра, шуңа да мин тарихыбызда эз калдырган шәхесләргә багышлап җыр яздыру турында уйлый башладым. Максатым - яшьләрдә җырлар аша татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, тарихны, гореф-гадәтләрне саклау. Шөкер, андый мөмкинлек туды. Кол Галигә багышланган әлеге җырым тамашачыларга ошар, дип өметләнәм,» – диде яшь җырчы.

«Кол Галигә» җыры авторлары: Шәүкәт Галиев шигыре, Риваль Хисмәтуллин көе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100