news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь ярымлык кыз Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Яшь ярымлык кыз Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган
Фото: ТР Прокуратурасы

Бүген кич Тукай районында М12 трассасының 1024 нче километрында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Opel машинасы йөртүчесе юлдан төшеп китеп ут баганасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажирлар – хатын-кыз һәм яшь ярымлык кыз-җәрәхәтләр алган.

Узып баручы автомобильләр туктап, хатын-кыз белән кызны медицина учреждениесенә алып барганнар. Соңрак кызның вафат булуы билгеле булды. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot