news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь велосипедчыны таптатып үтергән машина йөртүченең рульгә утырырга хокукы булмаган

Прокуратура Алексеевск районындагы авариядән соң (анда яшь велосипедчы һәлак булды) җинаять эше кузгатуны таләп итә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы әлеге юл һәлакәтенең 8 март көнне Алексеевск бистәсендә булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Чит ил автомобилен «иярләгән» 56 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, 7 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук һәлак булган.

Күзәтү ведомствосы ачыклаганча, машина йөртүче психиатрда исәптә торган.

Шуңа да карамастан, Алексеевск Үзәк район хастаханәсе табибы ир-атка машина белән идарә итү өчен каршылык юк дигән медицина бәяләмәсе биргән, шуның нигезендә ул 2021 елның декабрендә машина йөртү таныклыгы алган.

«Табиб гамәлләрендә вазифаи вәкаләтләрен арттыру билгеләре бар. Шуңа бәйле рәвештә, прокуратура җыелган материалларны җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү органына тапшырган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Моннан тыш, хастаханә җитәкчесеннән закон бозуга китергән сәбәп һәм шартларны юкка чыгаруны таләп иткәннәр.

Якын арада шулай ук хастаханә гамәлләрен законсыз дип тану һәм ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында судка шикаять тапшырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100