news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар

Грант Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырылган һәм беренче өч елда яшь педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәүне күздә тоткан.

Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар

Татарстанда яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтарырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.

«2020 елда грант финанс мәсьәләләре аркасында гамәлдән чыгарылган иде. Хәзер бу грантны кайтару мәсьәләсе карала», - диде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Грант Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырылган һәм беренче өч елда яшь педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәүне күздә тоткан. «Грант нәтиҗәсендә, ел саен 200 ләп яшь укытучыны җәлеп итә ала идек», - диде Поминов.

Ул, уку ел барышында кадрлар күп киткәнлектән, укытучыларга кытлык барлыкка килүен искәртте. Узган уку елында мәгариф системасына 900 дән артык педагог килгән. Шул ук вакытта 240 лап яшь укытучы эштән киткән.

«Укытучыларны тотып калу өчен социаль ярдәм чаралары кирәк. Мәсәлән, мәктәпкә эшкә кергәннәргә өстәмә акча түләү, торак бирү. Бүген вакансияләрне, эш йөкләнешен гамәлдәге укытучылар арасында бүлү, яңадан әзерлек узган укытучылар һәм пенсия яшендәге укытучылар хисабына мәҗбүри ябарга тиеш булабыз», - диде министрның беренче урынбасары.

Ул, шулай ук, уртача хезмәт хакы күләмен әйтте. 2022 елның беренче кварталында педагогик хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 41 мең, тәрбиячеләрнеке – 35 мең сум, өстәмә белем бирү оешмалары педагогларыныкы 40 мең сумга якын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100