news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь түбәнкамалы Россиянең иң көчле боксчылары белән шөгыльләнергә Мәскәү өлкәсенә китте

Түбән Каманың «Спарта» бокс клубы спортчысы Низам Таҗиев Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәренә Россиянең 13-14 яшьлек иң көчле боксчылары белән өйрәнү-тренировка чараларына китте. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, чара 22 июньнән 2 июльгә кадәр Сыктывкарда узачак Россия Беренчелегенә әзерләнүгә юнәлдерелгән.

«Спортчының тренеры Никита Санников әлеге ярышларда үз укучысының максималь нәтиҗәсенә өметләнә, ә максималь нәтиҗәне спортчыга илнең җыелма командасына эләгү һәм Россия әләме астында халыкара турнирларда катнашу вәгъдә итә», — дип билгеләп үтелә язмада.

Россия беренчелегеннән соң беренче халыкара ярыш август ахырында Испаниядә узачак, анда Европа беренчелеге үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot