news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь тамашачы театры артистлары Бөтенроссия гаилә форумы кунакларына әкият күрсәтәчәк

Казан Яшь тамашачы театры артистлары 19-21 гыйнварда Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә, «Россия» күргәзмә-форумында катнашачак. Анда «Туганнар-Яратканнар» («Родные-любимые») Бөтенроссия гаилә форумы узачак. Чара Гаилә елына багышланган, аның кунаклары Россия үсешенә зур өлеш керткән гаиләләр булачак.

Казан Яшь тамашачы театры актерлары кунакларга һәм форумда катнашучыларга күңелле әкият тәкъдим итәчәк, шулай ук кул астындагы әйберләрдән өйдә театр иҗат итәргә өйрәтәчәк.

«Артистлар тамашачылар күз алдында спектакль тудырачак — бу шундый интермедия булачак», – дип аңлаттылар «Татар-информ»га театрның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot