news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь табиблар остаз белән эшләү өчен учреждениене үзләре сайлаячак

Медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар остазлык программасын узу өчен учреждениеләрне мөстәкыйль сайлый алачак. Бу хакта кичә Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) медицина югары уку йортлары студентларына һәм ординаторларына РФ Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Сергей Леонов сөйләде.

«Яшь табибка остаз беркетеләчәк, ул аннан яхшы белгеч үстерәчәк, аны конкрет учреждениенең гамәли эшчәнлегенә әзерләячәк. Остазлык мәктәбен төрле клиникаларда узарга мөмкин булачак: ярты ел берсендә, ярты ел икенчесендә, мәсәлән», – дип билгеләде депутат.

Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы законга һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Алар остаз җитәкчелегендә эшләүне күздә тота: яңа килгән табиб тәҗрибәле хезмәттәше ярдәме белән эшләячәк һәм хезмәт хакы алачак.

Уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт гарантияләре программасы буенча ярдәм күрсәтүче клиникаларда эшләргә тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot