news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь рәссамнарның Тукайга багышланган күргәзмәсе ачылды

5 апрельдә Габдулла Тукайның Әдәбият музеенда Байназар Альменов исемендәге 3нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре күргәзмәсе ачылды. Проект Тукайның «Пар ат» шигыренә багышлана, анда шагыйрь Казаннан алган беренче тәэсирләрен тасвирлаган.

«Пар ат» шигыреннән алынган юллар күргәзмә исеме итеп алынган. Балалар матур сәнгатьтә һәм графикта бөек Тукайның шигыренә үз карашларын белдерде. Укучыларның эшләре Татарстан тарихын, Казан архитектурасын, туган як пейзажын, татар халкы мәдәниятен чагылдыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тукай музее өчен Казанның сәнгать мәктәпләре укучылары күргәзмәләрен үткәрү традициягә әйләнде. Балалар сәнгать мәктәбе катнашындагы проект Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot