news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башлана

Яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башлана
Фото: ТР Диния нәзарәте

2024 елның 23 апрелендә Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – «Яшь килен» курсларының 10 нчы агымы онлайн форматта үз эшен башлап җибәрә. Әлеге проект бөтен дөньядагы мөслимәләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта «Яшь килен»нәр сафында булырга теләүчеләрне курсларга теркәү эше бара, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

Бүгенге көнгә Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Мәскәү, Калуга һәм Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәү, Оренбург, Уфа, Ижевск, Ульяновск, Төмән, Красноярск һәм Әстерхан шәһәрләреннән, Беларусь Республикасыннан 60 ка якын мөслимә проектта катнашырга теләк белдергән.

2019 елда нигез салынган киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, туганнар белән аралашу, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин булган онлайн-курсның эш мәйданчыгы булып социаль Телеграм челтәре тора. Курсларны оештыручылар, уңайлы булсын өчен, 2 аерым мәйданчык булдырды. Чат катнашучылар аралашу, төрле мәсьәләләр турында фикер алышу, биремнәрне килештерү өчен кирәк. Канал дәрес материалларыннан файдалану һәм остазлар тарафыннан туры эфирлар (трансляцияләр) үткәрү өчен ясалган.

Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерли. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестән соң тест узарга кирәк булачак. Мөслимәләр шулай ук эмоциональ интеллект һәм көнкүрешне сөннәткә нигезләнеп алып бару буенча марафоннарда катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100